Мәктәптә укучыларныӊ фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру
Бүгенге көндә укыту процессында укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Алар яӊа уку материалын үзләштерү барышында төрле язма чыганаклардан (дәреслекләрдән, фәнни- теоретик әдәбияттан, вакытлы матбугаттан, архив материалларыннан, Интернет чаралардан, ресурслардан һ.б.) файдалана алалар.
Уку-укыту процессыныӊ катлаулылыгы укучы алдына яӊа, заманча таләпләр куя. Шундый таләпләрнеӊ берсе - үзеӊне мөстәкыйль эшләргә өйрәтү. Тел, тарих фәне билгеле бер метод һәм алымнарга таянып эш итә. Һәр методныӊ үз бурычы, үзенеӊ кулану сферасы, тикшерүчегә карата аерым таләпләре бар. Ул укучыдан фактларны җыю, төркемләү, аӊлату, анализ эшен төп фәнни максатка юнәлтүне таләп итә.
Фәнни эш белән шөгыльләнү укучыны күп нәрсәгә өйрәтә: уйлау мөмкинлекләрекиӊ ачыла, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль рәвештә, алдагы нәтиҗәсен күреп эшләргә өйрәтә
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Мәктәптә укучыларныӊ фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру | 7.81 KB |