Филиаллар тикшерү астында
«Татар-информ»
Аксубай районында Татарстан Республикасы Прокуратурасы тикшерүе нәтиҗәсендә Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университеты филиалы ябылды. Тикшерү күрсәткәнчә, әлеге югары уку йорты филиалы башкарма хакимият һәм җирле узидарә органнары белән килешенми ачылган.
Филиалга студентлар бары түләүле бүлеккә генә кабул ителгәннәр. Аннары лекцияләр укылган, төрле семинарлар оештырылган, зачет һәм имтиханнар кабул ителгән. Ә бу үз чиратында федераль закон нормаларын бозу санала. Ягъни әлеге филиалда белем алган студентларның да хокуклары бозыла. Чөнки филиал ябылган очракта (закон нигезендә эшләмәү сәбәпле) студентлар дипломсыз калачак. Мөгаен, ничә ел буена түккән акчалары да кайтарылмаячактыр әле.
Район прокуратурасы тарафыннан судка әлеге филиалның эшчәнлеген туктату турында иск юлланган. Суд исә үз чиратында әлеге дәъваны канәгатьләндергән.