Бердәм республика имтиханы өчен контроль исәпләү материалларына конкурс
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә 2011 елның бердәм республика имтиханы өчен контроль исәпләү материаллары (КИМ) төзүгә конкурс игълан итә. Бу бердәм республика имтиханын (БРИ) татар телендәге сыйфатлы КИМнар белән тәэмин итү өчен эшләнә. Һәм контроль исәпләү материалларын БРИ банкына кертү өчен сайлап алуны күз алдында тота.
КИМнар татар телендә белем алучы укучылар өчен татар теле, рус телендә белем алучы татар укучылары өчен татар теле, рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус төркемнәре укучылары өчен татар теле, телендә белем алучы укучылар өчен татар әдәбияты, рус телендә белем алучы татар укучылары өчен татар әдәбияты предметлары буенча эшләнә.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми хәбәрләренә караганда, конкурска материаллар агымдагы елның 20 ноябрендә кабул ителә башлый. Бәйгенең ахыргы көне 2010 елның 24 декабренә туры килә. Конкурс нәтиҗәләре 2011 елның 28 февраленә кадәр игълан ителәчәк.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru