Мәгариф министры Фурсенконың йөзенә йомырка аттылар...
24 Oct, 2010 root 1
Ростов-на Дону шәһәрендә урнашкан Көньяк федераль университет студенты Андрей Фурсенкога төбәп йомырка аткан, дип хәбәр итә lenta.ru мәгълүмат агентылыгы. Әмма йомырка Фурсенко янындагы студентка килеп эләккән.
Мәгариф министрлыгы сүзләренә караганда, инцидент булырга берничә көн алдан, өлгереш начар булу сәбәпле, әлеге студентны университеттан куган булганнар. Йомырка атучының "Башка Россия" партиясе активисты булуы да мәгълүм.
Мондый инцидент беренчесен генә түгел - министрга тавык йомыркаларын 2005 елда Красноярск шәһәрендә вакытында чагында аткан булганнар.
Фикерләр
Кунак
9 Ноябрь, 2010 - 12:14
Permalink
йомырка
Атарга да атарга аңа! Ул хайван бетерде бөтен мәгариф системасын!