11 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен татар әдәбияты буенча белем бирү программасы
20 Oct, 2010 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Казан шәһәре Авиатөзелеш районы “36 гимназия” муниципаль белем учреждениесенең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Айгөл Марс кызы
Татар әдәбиятының эш программасы аңлатма язуыннан, укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләреннән, программаның эчтәлегеннән, укыту-тематик планнан тора.
Укыту планында 11 нче сыйныфта татар теленнән атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Программа 68 сәгатькә исәпләнгән.
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
11 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен татар әдәбияты буенча белем бирү программасы | 18.2 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: