Милли компонент проблемасы чишеләчәк
«Татар-информ»
Кичә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко милли-региональ компонентны бетерү турында да фикерен белдерде.
Билгеле булганча, Татарстанда һәм Россия составына кергән башка милли республикаларда милли-региональ компонентны бетерү турындагы законга карата дискусияләр кимеми. Милли республикаларда күпчелек халык әлеге карар белән килешми. Бу аңлашыла да. Мондый адым ахыр чиктә төрле халыкларның туган телләрен әкренләп югалтуга китерәчәк.
“Яңа мәгариф стандарты структурасында региональ компонентта игътибар ителгән мәсьәләләр дә читтә калмаячак, - диде министр. Биредә регион җитәкчеләренең роле бик зур булырга мөмкин. Россиядә төзелгән махсус эксперт-группалар эше кысаларында әлеге мәсьәләләр чишелеш табыр”.