"Global Education – чикләрсез белем-2008"
17-19 апрель көнне Мәскәүдә "Global Education – чикләрсез белем-2008" дигән икенче Халыкара конгресс-күргәзмә узачак. Оештыручылар арасында Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф буенча Федераль агентлык та бар.
"Global Education – чикләрсез белем-2008" күргәзмә тибындагы чараларның үзенчәлекле яңа бер формасы. Конгресс белән параллель рәвештә чара кысаларында күргәзмә һәм берничә интерактив проект та узачак.
Мондый конгресс-күргәзмә беренче тапкыр былтыр оештырылган булган. Анда Мәскәү, Сакнт-Петербург һәм Россиянең күп кенә башка шәһәр-регионнарыннан 203 экспонат тәкъдим ителгән. Шулай ук Италия, Бөекбритания, Малайзия һәм Кипрдан катнашучылар булган. Күргәзмәне карарга исә 5000нән артык тамашачы җыелган.
Конгресс-күргәзмә кысаларында шулай ук “Россиякүләм оnline дәресләре” (һәр виртуаль дәресне 4000гә якын кеше караган), “Глобаль көрәшкә чакыру” исемле Интернет-көрәш, журналистлар һәм балалар өчен конкурслар, презентация һәм мастер-класслар оештырылган.
Белешмәләр өчен мәгълүмат: Светлана Ефимова – "Чикләрсез белем-2008" проектының матбугат-хезмәте җитәкчесе, тел.: +7 ( 495) 961-1199 ; efimova@globaledu.ru