Татарстан укытучыларының тагын өчтән бере 2010 ел ахырына кадәр шәхси ноутбуклар алырга мөмкин
Татарстан мөгаллимнәренең тагын өчтән бере “Укытучыга – компьютер” проекты кысаларында 2010 ел ахырына кадәр шәхси ноутбуклар алырга мөмкин.
Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, әлеге карарга бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Intel» корпорациясе вице-президенты Джон Дейвис белән очрашу барышында килгән.
Искәртеп узабыз, 2010 елның апрелендә Татарстан Республикасы Президенты инициативасы буенча республикада Укытучы елы кысаларында “Мәктәпкә - компьютер” һәм “Укытучыга - компьютер” проектлары старт алды. Яңа уку елы башына республиканың 1 меңнән артык мәктәбе 11 меңгә якын заманча компьютер алды һәм үзләренең компьютерлар паркын тулысынча яңартты. “Укытучыга – компьютер” проекты кысаларында Татарстанның 375 мәктәбеннән 12800 гә якын мөгаллим ноутбуклар алды.
2011 елның 1 сентябренә кадәр республиканың барлык укытучылары да ноутбуклар белән тәэмин ителер дип көтелә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru