БДИ материаллары (КИМнар) сер итеп саклана торган мәгълүмат булачак
РФ Дәүләт Думасы җомга көнне беренче укылышта “Мәгариф турында” һәм “Югары һәм вуздан соңгы һөнәри белем турында”гы законнарга РФ Хөкүмәтеннән кергән тәкъдимнәрне кабул итте. Әлеге тәкъдимнәр Бердәм дәүләт имтиханын оештыру һәм аны уздыру процедурасын камилләштерүгә юнәлтелгән дип хәбәр ителә.
РФ Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты башлыгы Григорий Балыхин билгеләп үткәнчә, хәзер закон проектында БДИ вакытында кулланыла торган контроль-үлчәү материаллары (КИМ) сер итеп саклана торган мәгълүмат буларак карала.
Шулай ук җәмәгать күзәтчеләренең статусын һәм аларның йомгаклау аттестациясе вакытындагы хокукларын билгеләүче нигезнамәләр кертелә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайты. Аерым алганда, җәмәгать күзәтчеләре БДИ вакытында ачыкланган хокук бозулар турындагы мәгълүматны дәүләт имтихан комиссиясенә һәм төбәкләрдәге мәгариф министрлыкларына юллый алачак. Җәмәгать күзәтчеләрен аккредитацияләү тәртибен РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы эшләячәк.
Закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә, имтихан вакытында кесә телефоннарын куллануны чикли торган төзәтмәләр кертү көтелә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru