Туган җиребезнең изге урыннары...
Туган ягыбызның гаҗәеп бай икәнлегенә көннән-көн ныграк ышанасың. Табигатьнең шифасы да иксез-чиксез. Шуңа бер мисал итеп безнең Мөслим районы Симәк авылы белән чиктәш урнашкан Минзәлә районы Рус. Мөшеге авылы янындагы чишмәне китерәсем килә.
Рус.Мөшеге авылы янында бер-берсе белән кочаклашкандай, таулар чылбыры тезелгән. Аларның һәрберсе астыннан диярлек чишмәләр ага. Ә Изгеләр тавыннан – Шифа чишмәсе агып чыга. Ул унике чишмә кушылдыгын хасил итеп, зур көч белән, кешеләргә шифа өләшергә ашыккандай ургыла.
Шифа чишмәсенең дәвалау үзлекләре турындагы легендалар узган гасырларга ук китә. Рус.Мөшегесе авылы һәм аның шифалы чишмәләре турындагы беренче документ 1709 ел белән даталанган. Ул Минзәлә воеводасының приказлар йортында (приказной избе) төзелгән һәм Россия дәүләт борынгы актлар архивында саклана.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Туган җиребезнең изге урыннары... | 504.92 KB |