Туфан Миңнуллин иҗатына күзәтү. Әлмәндәр – ил карты
Бүгенге дәрестә без Туфан Миңнуллин һәм аның иҗаты буенча белемнәребезне гомумиләштерербез. “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе буенча Әлмәндәр образы өстендә эшләрбез.
Укытучының кереш сүзе. Дәресемне М.Ш Шәймиев сүзләре белән башлыйсы килә: “Туфан Миңнуллин - гаҗәеп талант иясе. Берсеннән берсе оста, талантлы сәхнә әсәрләрен коеп кына куя, коеп кына тора..” Заманыбызның, тормышның кайсы ягына гына кагылмасын, Туфан Миңнуллин аны үзенчә күрә, үзенчә бәяли һәм халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп сурәтли. Аның геройлары күп сөйләшми, монологлары кыска, диалоглары җанлы, һәм мавыктыргыч. Ул геройларын көчләп сөйләштерми, алар үзләре сөйләшә, үзләре мөстәкыйль тормыш белән яши, уйный-көлә, шаяра. Олпат Ил агасы, милләт язмышы өчен кайгырып, ил борчуы белән борчылып яшәүче һәм иҗат итүче олуг зат, фидакарь шәхес ул. Аның әсәрләренең сере, тылсымы нәрсәдә? Ничек аның әсәрләре шул кадәр дә җанлы, мавыктыргыч икән?
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Туфан Миңнуллин иҗатына күзәтү. Әлмәндәр – ил карты (11нче класста әдәбият дәресе) | 14.47 KB |
Фикерләр
Кунак
6 Октябрь, 2010 - 01:54
Permalink
Киңәшләшү
Җиһангирова Илсөяр ханым, укучыгыз Аюпова Лилия Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәре буенча нинди фикерләр әйтте икән, шуны беләсе иде, мөмкин булса. dilja_muhammadi@mail.ru
шушы әсәр буенча куелган кечкенә генә спектакльга сылтама тәкъдим итәм: http://yashel-bishek.ucoz.ru/index/spektakl/0-161