Белем.ру кулланучыларын видеоматериаллар белән шатландырып барырга әзерләнә!
Белем.ру порталы яңа уку елы башында үз кулланучыларына яңа бүләк әзерләде. Хәзер кулланучыларның порталда яңалыклар, ресурслар, фотогалереялар һ.б. мәгълүматтан тыш видеоматериаллар карарга да мөмкинлекләре бар.
Әлеге моментта кулланучылар 2 видеоматериал белән таныша алалар. Беренче видеоресурс кулланучыларны татар халкының мәшһүр мәгърифәтчеләре белән таныштырыр. Икенче видео "Татар галәме" дип атала һәм татар булу белән горурланырга мөмкинлек бирә. Видеоресурслар өчен махсус видеоальбом булдырылган.
Әлеге яңалык уку елы башлану алдыннан портал кулланучыларын шатландырган икенче яңалык инде. Күптән түгел порталның "Мирас" китапханәсендә аудиокитаплар урнаштырыла башлады. Аудиокитапханә дә шулай ук акрынлап аудиокитаплар белән тулылана барыр һәм халкыбызның әдәби мирасының бай булуын раслар дип көтеп калабыз.