Г.Кариев исемендәге театр яшь тамашачыларга яңа сезонда ике премьера тәкъдим итәчәк
11 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 24-нче сезонын Таҗи Гыйззәтнең “Башмагым” музыкаль комедиясе белән ачып җибәрәчәк.
12 октябрьдә исә яшь тамашачыларга Ренат Харисның “Илдус & Windows” дигән спектакль премьерасы – музыкаль әкият тәкъдим ителәчәк. Спектакль тамашачыларны Тукай әкиятләре геройлары – Су Анасы, Шүрәле, Былтыр, Кәҗә, Сарык ярдәмендә табигатьне сакларга, елгаларны пычратмаска, агачларны сындырмаска, тәртипле булырга өнди.
Театрдан хәбәр ителгәнчә, коллектив җәйге ялдан соң җиң сызганып эшкә тотынды. Бүгенге көндә быелгы сезон премьераларының репетицияләре бара. Вильям Шекспирның “Укрощение строптивой” комедиясен белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Театр аны шагыйрь Зөлфәт тәрҗемәсендә куячак. Илдар Юзеевның “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” пьесасы шулай ук байтак театр сәнгатен сөючеләргә таныш. Ике әсәр комедия жанрында булса да, эчтәлекләренә тирән мәгънә салынган. Ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләргә, мәхәббәткә кагыла ул. Бүгенге яшь тамашачы күңелен җәлеп итәрлек дәрәҗәдә камил эшләнгән әлеге әсәрләр, һичшиксез, театр репертуарында лаеклы урын алырлар дигән өмет бар.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
root
27 Август, 2010 - 16:06
Permalink
Сайт турында
Әлегә юк.
Кунак
26 Август, 2010 - 19:29
Permalink
Сайт
Аларның сайтлары бармы?