“Татнефть” ширкәте Татарстанның 60 мәктәбе өчен компьютер сыйныфлары сатып ала
“Татнефть” ширкәте Татарстанның 60 мәктәбе өчен компьютер сыйныфлары сатып ала. Әлеге сыйныфларның кайсы мәктәпләргә җибәреләсен 30 августка кадәр – муниципалитетлардагы комиссияләр, 30 августтан 3 сентябрьгә кадәр республика күләмендәге комиссия хәл итә.
Конкурста республиканың барлык белем бирү учреждениеләре катнаша ала. Республика комиссиясенә заявкалар 30 августка кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне котлау 4 сентябрьдә булачак.
Комиссияләр җиңүче мәктәпләрне сайлап алганда укучыларның өлгерешенә (Бердәм дәүләт имтиханы, олимпиада һәм конкурслар нәтиҗәләре), педагогик коллективның информацион-коммуникатив технологияләрне ни дәрәҗәдә үзләштерүенә, заманча информацион-комунникатив технологияләрне белем бирү процессында, шул исәптән мәктәп белән идарә итүдә куллануына, информацион-коммунитив технологияләр буенча электив курслар алып барылуына, даими рәвештә яңартылып торучы сайтның булуына карый.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайт хәбәрләренә караганда, һәр районга билгеле бер квота бирелгән. Казан, Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләреннән кала, башка муниципалитетларга 1-2 компьютер сыйныфы бүләк ителәчәк. Казан, Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләре 3 компьютер сыйныфына өмет итә ала.
Бер компьютер сыйныфына 12 компьютер, укытучы өчен бер ноутбук, принтер, күчермәләр ясый торган аппарат, сканер, проектор һәм экран керә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru