Алабугада өченче Халыкара тюркология конференция узачак
24 Aug, 2010 root 3
Алабуга дәүләт педагогика университеты агымдагы елның 5-6 октябрь көннәрендә өченче Халыкара тюркология конференциясен уздыра.
Җыенга телчеләр, әдәбиятчылар, тәрҗемәчеләр, укытучы-методистлар һәм мәдәният хезмәткәрләре чакырулы.
Алабуга дәүләт педагогика университетының рәсми сайт хәбәрләренә караганда, конференция вакытында хәзерге тюркологиянең көнүзәк мәсьәләләре; төрки халыклар тарихы, топонимикасы һәм ономастикасы; чагыштырма филология, контактология, тәрҗемә; төрки халыклар фольклоры һәм әдәбияты, төрки телләр һәм әдәбиятларны укыту методикасы проблемаларына кагылышлы юнәлешләр буенча секцияләр эшләячәк.
Фикерләр
root
30 Август, 2010 - 18:27
Permalink
Конференция турында мәгълүмат
Сайтның (конференциянең) адресы: http://www.egpu.ru/main/rus/wissenschaft/konferenz/2010/turk.aspx
Гөлназ
30 Август, 2010 - 17:30
Permalink
Конференция
Чыгыш ясау өчен актуаль проблема күтәрелгән доклад формасы кулайрак бу конференциядә. Фәнни эш буенча да чыгышның кыска, үтемле, ышандырырлык булуы кирәк. Нигезләмә буенча, докладлар 1 августка кадәр кабул ителә, диелгән. Соңга калдык, күрәсең.
Кунак
30 Август, 2010 - 11:36
Permalink
Конференциядә нинди формада
Конференциядә нинди формада катнашырга була икән? Чыгыш яки фәнни-тикшеренү эшеме? Ул укытучылар өченме яки укучылар өченме? Шул белешмәне алырга иде.