Экология лагерьлары һәм лагерь-мәктәпләре республика бәйгесе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2010 елда экология лагерьлары һәм лагерь-мәктәпләре республика бәйгесен уздыру турында хәбәр итә. Бәйге агымдагы елның июль-ноябрь айларында оештырыла.
Конкурсны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы гамәлгә куя. Оештыру эшләрен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә Республика экология-биология методика үзәге алып бара.
Бәйгенең максаты – экология белеме бирү аша үсеп килүче буында экологиягә карата үз фикерен булдыру. Конкурсның бәйге-максатларын тормышка ашыру экология лагерьларындагы тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген арттыруны, актуаль һәм перспектив тәрбия һәм белем бирү методикаларын ачыклау; югары уку йортлары һәм галимнәр белән элемтәләрне үстерү, алар ярдәмендә балаларның фәнни тикшеренүләрен уздыруны күз алдында тота.
Бәйге нәтиҗәләре экология лагерьлары (стационар, палаткалы, мәктәпяны), лагерь-мәктәпләр номинацияләре буенча чыгарыла.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru