Татар теле - киләчәк теле
Соңгы чорда чит телләр белән мавыгып татар үз телен бозып куллана...
Татар сөйләшкәндә эшне тулысынча ничек эшләгәнен әйтеп бирә, я сораша:
“Барып кайттыңмы?”, “Килеп китте”, “Ашап алды”, “Эшләп куйды”, “Сугып екты” – дип әйтә.
Очрашып аерылышканда элек: “Исән-саумы?”, “Исән-сау бул!” – дип сөйләшәләр иде.
Урыс бу аралашуны бер сүз белән генә әйтә: “Здравствуй!”, йә “До свидания!”.
Урыс теле йогынтысы белән татар да: “Исәнме”, йә “Сәлам” белән “Сау бул” – диеп, кыскартып куллана башлады.
“Исәнме” сүзенең тамыры “ис” “хәтер” сүзенә туры килә. Татар телендәге “исәнме” сүзен бозып “В здравом ли уме?” урынына урыс теленә “жив ли” дип тәрҗемә итәләр. Татар телен өйрәнүчеләр кайвакыт бу төгәл булмаган тәрҗемәгә игътибар итеп мыскыллап: “Что, татарам и так не видно что ли?...” - дип әйтәләр.
Бу гаделсезлекне ачыклап алыйк.
“Исән саумы?” – дигән сорауда кеше арадашчыдан нинди хәлендә булуын сораша.
“Исән” сүзе “жив” дигән сүз түгел. Кешенең үлгән-үлмәгәнлеге болай да күренә. Монда “исән” сүзе истәлек турында сорашуга туры килә. Әгәр дә кешенең хәтере булмаса, сөйләшүнең мәгънәсе юк. Бу кешенең хәтере булмаса, аңа теләкләр генә әйтергә була, сорашуның мәгънәсе юк. Кеше авыру булса, монда хәлен белешеп киңәшләр бирергә, йә бу авырудан сакланып дәвалану буенча тәҗрибә җыерга була. Ә инде исән-сау булса үзара уртаклашып, киңәшләшеп, килешеп була...
Татар арасында аралашу соңгы чорда чикләнгәнгә бу бозыклык килеп керде дә...
“Сәлам” сүзенә дә игътибар итик.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татар теле - киләчәк теле | 4.42 MB |
Фикерләр
Кунак
4 Май, 2011 - 19:50
Permalink
эллэ нинди чушьлар ойрэнеп
эллэ нинди чушьлар ойрэнеп утырасыз инде...
Раил Гатауллин
6 Май, 2011 - 18:17
Permalink
Ялгышасыз
Гафу итегез, әмма сез ялгышасыз.
Равил абыйны бик ихтирам итәм һәм аның хезмәтен бер дә юк-бар ("чушь") дип санамыйм. Равил абый татар теленең тарихын, килеп чыгышын өйрәнә. Үз теленең кадерен белә һәм аның камилләшүе өстендә эш алып бара.
Әлбәттә, без шулкадәр урыслашып һәм алынма сүзләр куллануга күчеп барабыз ки, күп кенә сүзләрнең мәгънәсен, килеп чыгышын белмибез. Шуңа күрә, элек кулланышта булган бу сүзләрне хәзерге заман теленә кире кайтару бик көлке һәм сәер тоела. Аларның күбесен хәзер кире кайтару дөрес эш тә түгел, күп кенә сүзләрне, шул исәптән яңа сүзләрне (санак, төймәсар һ.б.) мин дә кабул итә алмыйм, чөнки халыклар үзара аралашу өчен бер стандарт булуы уңайлырак. Әмма туган телне, аның тарихын, килеп чыгышын һәм кадерен белү һәрберебезнең бурычы. Равил абыйга бу хезмәтләре өчен рәхмәт кенә әйтәсем килә.
p.s. Әгәр шулай туган телебезнең кадерен белми яшәсәк, барыбыз да сезнең кебек (эллэ, чушьлар, ойрэнеп ...) телне бозып сөйләшүгә күчәчәкбез, иптәш Кунак.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
21 Сентябрь, 2011 - 16:10
Permalink
almaz
Рэхмэт Равиль абыйга.. Анын ботен сузе дэ дорес. Анын эле куп идеялары бар.. интернетта Сайты бар микэн?, укыр идем ботенесен дэ. Ул чын тел белгече, тикшеруче, эзлэнуче.. Анын авызын япмагыз, андый кешелэр бездэ сирэк. Соенергэ генэ кирэк анын булганына!