«Киләчәк» хыялларны тормышка ашырырмы?
Яхшы эшләп килүче укытучыларның хезмәт хакын 20 мең сумга кадәр җиткерү, мәктәпкә укытырга килергә ризалашкан талантлы яшьләргә тиешле дәрәҗәдә хезмәт хакы түләү, аларга чит илдә стажировка үтү мөмкинлеге бирү һәм торак проблемаларын хәл итәргә булышу, бөтенроссия олимпиадаларында җиңгән укучыларны, республика югары уку йортларына кергән очракта, ай саен 6 мең сумга кадәрле стипендия белән тәэмин итү - әле берничә ел элек бу турыда хыялланып кына була иде. Тиздән исә моның чынбарлыкка әверелүе ихтимал. 2010-2015 елларда Татарстан Республикасы мәгариф системасы үсеше программасы әнә шундый бурычлар куя.
Быел тормышка ашырыла башлаячак «Киләчәк» стратегиясе белем бирү өлкәсен кискен рәвештә үзгәртәчәк, дип вәгъдә итә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ул әлеге проектны җентекле эшләнгән сыйфатлы уникаль продукт дип атады. Аның максаты - республикабызда белем бирү сыйфатын үстерү. Узган чирек гасырда мондый масштабтагы программаны хәтергә төшереп булмый. Аны тормышка ашыруга да җитди акчалар бүлеп биреләчәк - проектның якынча финанс чыгымнары 25 миллиард сум тәшкил итә.
Якын арада мәгариф үсеше стратегиясе киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Һәр теләгән кеше аның белән таныша, үз фикерен әйтә ала. 7 томлы 2000 битлек әлеге программаның бүген 40 битлек кыскартылган варианты эшләнгән. Шушы көннәрдә ул Татарстан муниципалитетларына фикер алышу өчен җибәреләчәк. Тыңлауларда педагогик җәмәгатьчелек актив катнашыр дип көтелә. Тулысынча эшләнеп беткән стратегия укытучыларның традицион август киңәшмәсендә тәкъдим ителәчәк. Бу чара быел 20 августта Түбән Кама шәһәрендә узачак.
Белүебезчә,"Киләчәк" стратегиясе өч төп өлештән тора. Алар башлангыч, урта һәм һөнәри белем бирү системасын үстерүне күздә тота. Әлбәттә, мәгариф системасының барлык өлкәләрен берьюлы колачларга мөмкин түгел. Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, төрле якка тайпылу тиешле нәтиҗәләргә ирешергә комачаулаячак. Шуңа да, өстенлекле юнәлеш дип мәктәп белем бирү системасы сайланган. Алты елга исәпләнгән проектның алдагы ике елда нәкъ урта белем алуга кагылышлы өлеше тормышка ашырылачак.
Инде күп тапкырлар әйтелгәнчә, мәктәп белеменең үзәгендә укытучы тора. Альберт Гыйльметдинов мөгаллимгә эш өчен тиешле шартлар тудырмыйча яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булмаячагын кабат ассызыклады. Билгеле, иң беренче булып укытучының хезмәт хакын арттырудан башларга кирәк. Инде агымдагы елның беренче сентябреннән мәктәп укытучыларына хезмәт хакы яңача түләнә башланыр дип көтелә.
Мәктәп мөгаллимнәренең эш хакы ике өлештән торачак: 70 проценты - база өлеше, ә 30 проценты - стимул өлеше. Беренчесе һәр укытучыга да түләнеп барса, икенче өлеш ирешелгән нәтиҗәләргә карап бирелә. Төп критерийлар булып чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ нәтиҗәләре, 9нчы сыйныфларның йомгаклау аттестациясе билгеләре, 4нче сыйныфтан башлап укучыларның белем дәрәҗәсе мониторингы нәтиҗәләре һ.б. торачак. Әмма бер генә укытучының да хезмәт хакы кимемәячәк, дип искәртте министр. Сыйфатлы эшләүче мөгаллимнәрнең акчалары исә бермә-бер артачак. Моның өчен республика бюджетыннан ел саен якынча 4 миллиард сум акча бүленеп биреләчәк.
Мәгариф өлкәсе җитәкчеләренең планнары чыннан да зурдан. Вәгъдә ителгәннәрнең барысы да тормышка ашылыр дип ышанасы килә, билгеле. Әмма чынбарлыкта ничек буласы әлегә беребезгә дә билгесез.
Чыганак: http://www.intertat.ru