Мордовиядә татар теле укытучыларын әзерләячәкләр
29 Jun, 2010 root 0
М.Е.Евсевьев исемендәге Сарански педагогика институтының филология факультетында татар бүлеге ачыла. Булачак абитуриентка 22 бюджет урыны бүлеп бирелгән.
800 мең тирәсе халык яшәгән республикада 50 меңгә якын татар тормыш итә. Әмма татар теле укытучылары җитешми: бүген Мордовиянең 26 гомумбелем бирү мәктәбендә 2,5 мең бала татар телен үзләштерә. Татар филологиясен тәмамлаган егет-кызлар педагоглар кытлыгын бетерергә тиеш. Шул исәптән аларга Мордовиянең авыл мәктәпләрендә туган телне укытуның сыйфатын күтәрү бурычы да йөкләнә.
Чыганак: http://www.intertat.ru