«Сәләтле» бәйгесе республикабызның сәләтле 4-9 сыйныф укучыларын җыя
12 May, 2010 root 1
Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче номерлы лицей-интернаты 14 нче май көнне республикабызның 4-9 сыйныфларында укучы сәләтле балаларын җыя. Әлеге бәйгедә укучыларның чыгышлары һәм мастер-класслар булу көтелә.
Фикерләр
root
13 Май, 2010 - 13:47
Permalink
Кызганыч
Әлеге темага кунак (теркәлмичә генә сайтта утыручы кулланучыбыз) фикер калдырган иде. Бу хәбәрендә ул әлеге бәйге турында яңалыкны Белем.рудан гына белүен, алдан белми калуын әйткән. Шушы фикергә җавабыбыз:
Бу хат инде күптәннән республикабызның бөтен мәгариф бүлекчәләренә дә җибәрелгән булырга тиеш иде. Димәк, сезнең мәктәпкә мәгариф идарәгездән әлеге хәбәр килеп ирешмәгән. Шуңа карамастан, мөмкин булганча, киләчәктә андый яңалыкларны алданрак хәбәр итеп барырга тырышырбыз.