Татар теле һәм әдәбияты укытучылары коллегалары өчен мастер-класслар үткәрделәр
22 Apr, 2010 root 3
Әле яңа гына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер-класс" республика бәйгесе тәмамланды. Әлеге чара республикабызның иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының тәҗрибәсе белән уртаклашуны максат итеп куйган иде.
Республикакүләм бәйгенең сайлап алу турында 50 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты. Соңгы этапта исә 21 укытучы мастер-класс күрсәтеп үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Бәйгедә 10 җиңүче сайлап алынган. Аларны бүләкләү 27 апрель көнне, Туган тел көненә багышланган форумда булыр дип көтелә.
Чыганак: http://mon.tatar.ru
Фикерләр
Гөлназ
25 Апрель, 2010 - 22:07
Permalink
Әлеге укытучыларның
Әлеге укытучыларның мастер-класста кулланган презентацияләрен бик күрәсебез килә. Сезнең сайтка кую мөмкин булмас микән?
root
26 Апрель, 2010 - 09:13
Permalink
Мәгариф һәм фән министрлыгы белән элемтә
Яхшы, бу сорау буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы белән элемтәгә керербез.
Кунак
24 Апрель, 2010 - 21:31
Permalink
Мастер-класс
Мондый башлангычны тэжрибэ буларак тарату кирэк!