Казанда «Наука-Фест» фәнни-техник идеяләр фестивале бара
1 апрельдән алып 4 апрельгә кадәр Казанда «Наука-Фест» фәнни-техник идеяләр фестивале үткәрелә. Әлеге фестиваль дөньяның төрле почмакларыннан бик күп галимнәрне җыйды. Иң күп галимнәр Тайланд университетларыннан (Walailak University, Thammasat University һәм King Mongkut’s Institute of Technology) килгәннәр иде.
Фестивальнең төп өлеше 1 апрель көнне 19 нчы гимназиядә үтте. Фестивальнең иң дәрәҗәле кунакларыннан берсе - ЮНЕСКО каршындагы халыкара табигый-фәнни белем бирү комиссиясе вице-президенты профессор Джанчай Йингпрайунг гимназия укучылары һәм килгән галимнәр алдында кызыклы чыгыш ясады. Шулай ук гимназиянең уку-укыту эшчәнлеге белән, анда кулланылучы мәгълүмати технологияләр белән таныштылар. Әлеге күзәтүдән чыгып гимназияне мәгълүмати технологияләрне белем бирүдә куллану өлкәсендә Татарстанда гына түгел, гомумән, Россиядә алдынгылар рәтендә икәнен аңларга була иде.