Балаларны тирә-юнь табигате белән таныштыру һәм экологик тәрбия бирү
31 Mar, 2010 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Казан шәһәре Идел буе районы 163 нче номерлы балалар бакчасының I категорияле тәрбиячесе Сибгатуллина Кәүсәрия Инсаф кызы
Әйләнә-тирә мохитнең – һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу факторлар кеше тормышына, дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына шулай ук сәламәтлегенә зур йогынты ясый. Мондый шартларда экологик белем һәм тәрбия бирүне көчәйтү зур әһәмияткә ия, шуңа күрә балаларны мәктәпкәчә яшьтән үк үзебез яшәгән як табигатен белергә, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга һәм сакларга өйрәтү бик тә мөһим. Әгәр дә без – тәрбиячеләр, ата-аналар – балаларны кечкенәдән үк табигать күренешләре белән кызыксындырып, һәрбер тереклеккә мәхәббәт хисен тәрбияләсәк, аларга карата мәрхәмәтлелек уята алсак, балалар зур үскәч, тирә-юньгә яхшы мөнәсәбәттә булырлар дип, ышанып әйтә алабыз.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Балаларны тирә-юнь табигате белән таныштыру һәм экологик тәрбия бирү | 13.6 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: