belem.ru
belem.ru интернет-порталы (http://belem.ru)

Баш бит > Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясенә анализ

Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясенә анализ

28 Mar, 2010 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Әмирхан Еники
Ресурс авторы: 
Мортазина Фәния Кирам кызы, Яр Чаллы шәһәре 37 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директор урынбасары

Әмирхан ага Еники “Кем җырлады” хикәясендә сугыш күренешләрен түгел, ә сугышның яшьләр язмышын челперәмә китерүе хакында сөйли. Егетнең татлы хыяллары бер мизгел генә. Автор шушы әсәрендә яшьләр арасындагы мәхәббәтнең дә никадәр көчле икәнен күрсәтә. Ләкин сугыш фаҗигасе аннан да көчлерәк һәм котылгысыз. Сугыш кешеләргә генә түгел, табигатьтә дә тирән эз калдыра. Җир-ана сыкрый, авыр сулый, аның урман-сулары мәетләр белән тулган, снаряд, бомба шартлаулары белән теткәләнеп беткән.

Ә татар җыры, татар моңы, туган як җыры... Моңардан да ләззәтлерәк нәрсә булырга мөмкин!? Халык моңнары, язучының күп кенә әсәрләрендә геройларның рухи халәтен урап ала, яшәешнең үзе, саекмас хәят чишмәсе, кабатланмас биеклек булып күтәрелә. Әдип татар җырын барлык кыйммәтләрдән аерым югарылыкка күтәрә, символга әверелдерә. Җыр –тарихны, милләтне, тарихыңны белү, үз чиратында җырны оныттырмый. Димәк, ана – халык- милләт тарихын яшәтүче буларак өскә калкып чыга.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясенә анализ19.59 KB
Ресурс төре: 
Дәрес планы
Тематика: 
Әмирхан Еники
Предметлар: 
Татар теле (татар мәктәбе)
Татар әдәбияты
Туган якны өйрәнү
Педагогика һәм тәрбия
Тарих
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 15.09.2012 - 15:24): http://belem.ru/node/2557