Матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүдә Мәҗит Гафури иҗатының роле
Бүген язучының 130 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә без, татар теле укытучылары, горурланып әйтә алабыз: Мәҗит Гафуриның тормышы, иҗаты мәктәпләрдә өйрәнелә.Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда язучының язып калдырган әсәрләрнең роле зур.
Рус мәктәбендәге татар балалары өчен программага Мәҗит Гафуриның 1 сыйныфта “Мәктәп”, “Тырыш балалар”; 2 нче сыйныфта “Тырыш малай”, “Җәй”; 3нче сыйныфта “Балалар эше”, “Балалар һәм китап”; 5нче сыйныфта “Гөлләр бакчасында”, “Кыр казы”; 7 нче сыйныфта “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле, “Татар байрагы” шигыре; 11 нче сыйныфта 1917 нче елдан соңгы әдәбиятны өйрәнгәндә “Кызыл байрак”, 1920-1930 нчы еллар әдәбиятына күзәтүдә “Эшче” әсәрләре кертелгән.
Аның әсәрләре башлангыч сыйныфларда укуга, китапка кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү максатында өйрәнелсә, югары сыйныфларда күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерү масатыннан чыгып өйрәнелә.
Мәҗит Гафуриның “Тормыш юлым”, “Шагыйрьнең алтын приискасында”, “Кара йөзләр” әсәрләрен өйрәнү программа буенча тәкъдим ителмәү сәбәпле, сыйныфтан тыш дәресләрдә укыйбыз. Бу әсәрләрне өйрәнмичә, язучының иҗатына, тормышына балалар бәя бирә алмыйлар дип уйлыйм.
5 нче сыйныфта аның биографиясен һәм “Гөлләр бакчасында”, “Кыр казы” әсәрләрен өйрәнгәндә яшь буынга белем һәм экологик тәрбия бирү мөмкинлекләре гаять киң. “Гөлләр бакчасында” шигыре образлы тел белән язылган. Шуңа күрә балалар аны яратып укыйлар һәм җылы кабул итәләр.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүдә Мәҗит Гафури иҗатының роле | 10.04 KB |