Тарихи-героик дастаннарның идея-проблематикасы
Без бүгенге көндә зур иҗтимагый үзгәрешләр чорында яшибез. Кичәге үткәнебез бүгенгә, бүгенгесе иртәгәгә ярамый торган заманда ялган кыйммәтләр барлыкка килә, әхлак нормалары артка чигенә. Шушы шартларда, бигрәк тә яшьләр өчен, эстетик зәвык тәрбияләүче, гомумкешелек кыйммәтләрен аңлата торган җәүһәрләребезнең роле зуррак урын ала бара, вакыт агышы зурайган саен үткәннәргә ныграк йөз барабыз, үзебезнең тарихыбызны, шәҗәрәләребезне өйрәнәбез, әдәби мирасыбызны барлыйбыз.
Темабызның актуальлеге. “Идегәй” һәм “Чура батыр”дастаннары – татар халкы рухи мирасының әһәмиятле чыганаклары. Бу дастаннарда сәнгатьчә камиллек, образларны сурәтләүдә эзлеклелек һәм төгәллек күзәтелә, яшәешнең бар якларын үз эченә алуы белән мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә аерым урын тоталар. Алтын Урда һәм Казан халкы чорында яшәгән халыкларның тарихи, фәлсәфи, әхлакый, сәяси, дини, мифологик күзаллауларын үзендә туплаган, катлаулы язмышка ия булган тарихи- героик эпослар бүгенге көндә һәрьяклап тикшерү, дөрес бәя бирүне таләп итә. Бүгенге көнне аңлау өчен үткәннәргә мөрәҗәгать итү вакыты җитте. Алар тирәнтен өйрәнелергә тиешле милләткүләм бөек әсәрләр, рухи ядкәрьләребез. Дастаннар тарихыбызның халык иҗатында гына сакланып калган тулы канлы героик чорларын күзаллауда, татар халкының психологиясен, рухи дөньясын дөрес тою юнәлешендә әһәмиятләре искиткеч зур. Аларны өйрәнү безнең хәзерге глобальләштерү чорында яшь буында үзенең ерак бабаларының туган җире, үткән тарихы, аларның каһарманлыгы белән горурлану хисләре уяту өчен зур мөмкинлекләр ачачак. Ни өчен? Чөнки көч, куркыту ярдәмендә тупланган миллионлаган гавәмнең хәтере юк, ә милләтнең иң бәләкәе дә тарихка, гореф-гадәтләргә, уртак өметләргә ия була. Болар барысы да аерым кешенең һәм шулай ук милләтнең яшәешен тәэмин итеп торалар. Ә милләткә сыенмаган адәм кеше булып яшәүдән туктый. Ирексездән шундый сорау туа; без татарның милләт буларак яшәвен телибезме, юкмы? Яшик дисәк, чын милли тарихи әсәрләрне һәрьяктан өйрәнергә тиешбез һәм, XXI гасыр вәкилләре буларак, киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлыбыз. Безнең фәнни хезмәтебезнең актуальлеге шуның белән билгеләнә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
"Тарихи-героик дастаннарның идея-проблематикасы" фәнни-тикшеренү эше | 38.71 KB |