Укытучы хезмәтендә яңа технологияләр тоткан урын
Республикабыз укытучылары яңа мәгълүмати технологияләрне елдан-ел яхшырак куллана баралар. Моны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен үткәреп килә торган конкурс нәтиҗәләреннән күрергә мөмкин.
Әлегә конкурсның финал алды туры гына узды. Әлеге турда жюри әгъзалары республика конкурсының финалистларын гына ачыклады. 9 номинация буенча кабул ителгән 300 гә якын эш арасыннан бары тик 58 эш кенә сайлап алынды. Финалга эшләрне сайлап алганда андагы мәгълүматның кыйммәте, аны никадәр киң кулланып булу мөмкинлеге, апробация дәрәҗәсе һ.б. күп кенә яклар исәпкә алынды.
Әлбәттә, төшеп калган сайтлар арасында да зур хезмәт куелган эшләр бик күп. Бу исә финалга узган эшләрнең аеруча профессиональ эшләнгән булуын, финалга җитди әзерләнеп килергә кирәклеген әйтеп тора.
Конкурсның финал өлеше 22-24 мартта Биектау районының Бөреле станциясендә (Наратлы урамы, 9) урнашкан "Костер" үзәгендә узачак.
Финалга үткән конкурсантлар исемлеге белән беркетелгән файлда танышырга мөмкин.
Чыганак: http://mon.tatar.ru