Каюм Насыйри премиясе лауреатлары билгеле
17 Mar, 2010 root 0
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1995 елның 19 июненнән кабул ителгән "Каюм Насыйри исемендәге премия турында"гы карары нигезендә ел саен Каюм Насыйри исемендәге премия бирелә. Бу турыда Белем.ру үз кулланучыларына хәбәр иткән иде инде.
2009 елда әлеге премиягә 27 эш кабул ителгән булган. 2010 елның 11 мартында исә яшерен тавыш бирү юлы белән Каюм Насыйри исемендәге премиягә лауреатлар сайланды һәм тиешле карар кабул ителде.
Премиягә тәкъдим ителгән кандидатлар һәм премия лауреатлары белән беркетелгән файлда танышырга була.