Татарстан Республикасының балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре - россиякүләм бәйгедә җиңүгә ирештеләр
15 Mar, 2010 root 0
Агымдагы елның февраль аенда өстәмә белем бирү учреждениеләре арасында иң яхшы уку-эзләнү эшчәнлеген оештыру буенча Бөтенроссия иҗат бәйгесенең конкурс комиссиясе утырышы узган иде.
Әлеге бәйге "Инновацион Россиянең фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлары" федераль максатчан программасы кысаларында үткәрелә. Быелгы бәйгегә Россия Федерациясенең 42 субъектыннан 98 гариза бирелгән булган. Алар арасында Татарстаннан да 5 учреждение гариза биргән иде.
Бәйге комиссиясе 98 гариза арасыннан 60 учреждениене җиңүче буларак сайлап алды, алар арасында республикабыз вәкилләре дә бар. Җиңүчеләр исемлеге белән беркетелгән файлда танышырга мөмкин:
Чыганак: http://mon.tatar.ru