Интеллектуаль милек
15 Mar, 2010 root 0
Агымдагы елның 20-23 апрель көннәрендә Мәскәүдә «Интеллектуаль милек–XXI гасыр» россиякүләм форумы узачак. Форумны Россия Федерациясенең Сәүдә-сәнәгать палатасы, Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия дәүләт интеллектуаль милек институты һ.б. оештыра.
Форум кысаларында интеллектуаль милекнең икътисади аспектлары, авторлык хокуклары һ.б. җитди сораулар каралачак.
Тулы мәгълүмат Форумның рәсми битендә: http://forum2010.intel-com.ru/