"Дулкыннар" республика бәйгесе нәтиҗәләре билгеле
12 Mar, 2010 root 0
«Дулкыннар» республикакүләм бәйгесе 2006 елдан бирле үткәрелеп килә. Һәр ел саен ул татарның бер бөек шәхесенә багышлана. Быел әлеге конкурс инде бишенче мәртәбә яңа талантларны барлады. Әлеге конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге.
Конкурсның зона сайлап алу турлары гыйнвар аенда узган иде. Жюри әгъзалары Арча, Мамадыш, Зәй, Балык Бистәсе һәм Югары Ослан районнарында булып, балаларның чыгышлары белән танышты, алар арасыннан конкурста катнашу өчен иң лаеклыларын сайлап алды.
Гала-концерт Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында уздырылды һәм бәйгегә нәтиҗәләр ясалды.
Җиңүчеләр белән «Идел» яшьләр үзәге сайтында танышырга мөмкин.