Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлау
10 Mar, 2010 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Мортазина Фәния Кирам кызы, Яр Чаллы шәһәре 37 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
ТЕМА: Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлау
МАКСАТ:
1. Укучыларга иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләре буенча белемнәрен системалаштыру, элек өйрәнгән эш ысулларын ныгыту өчен җирлек тудыру, нәтиҗә ясарга ярдәм итү.
2. Өйрәнелгән белемнәрне төрле ситуацияләрдә куллана белү сәләтен үстерү, игътибарлыкларын арттыру, тестлар белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү.
3. Укучыларда мөстәкыйльлек, халык авыз иҗаты аша милли хис тәрбияләү.
Дәрес материалы: күчмә такта, дәреслек, индивидуаль карточкалар, компьютер, проектор
Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү.
Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш, таблица белән эш, карточкалар белән эш, күнегү.
Дәрес төре: кабатлау дәресе.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлау | 565.91 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: