Аралашу мөмкинлеген киңәйтүдә диалогик сөйләмнең урыны
Рус телендә сөйләшүче балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә диалогик сөйләмгә өйрәтү зур урын алып тора. Билгеле булганча, телдән сөйләмнең ике формасы: диалогик һәм монологик формалары бар.
Диалогик сөйләм киңрәк таралган.Телнең аралашу функциясеннән чыгып, диалогик сөйләмне төп һәм әйдәп баручы төр дип атый алабыз. Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында татарча телдән сөйләмгә өйрәтүне диалогик сөйләмнән башлау дөресрәк. Ни өчен шулай? Беренчедән, сөйләмнең башка формалары белән чагыштырганда, диалог киңрәк таралган. Икенчедән, аның өстенлекләре дә байтак: ул гадирәк һәм кыскарак төзелә, аның составында күнегелгән сүзтезмәләр һәм калыплар бар, шуның нәтиҗәсендә аны үзләштерү дә җайлырак. Чит тел өйрәнә башлаган балага, шул телдә бәйләнешле текстлар төзүгә караганда, сораулар бирү йә шуларга җавап бирү җиңелрәк.
Шуны да әйтеп китми булмый: рус мәктәбендә татар теле укытуның башлангыч этабында балаларны татар диалогының барлык моментларына да өйрәтеп бетереп булмый. Кече яшьтәге мәктәп балаларының татарча сөйләменең табигыйлыкка якынаюы һәм диалогик сөйләмнең төп сыйфатларын саклавы мөһим. Боларга әңгәмәне башлый белү, мәсәлән, сәламләү белән; сорау бирү һәм шуңа кыскача итеп яисә кечерәк кенә хәбәр рәвешендә җавап бирү; сөйләшүне дәвам итү, әңгәмәдәш фикерен үстереп, диалогны логик азагына җиткерү сәләте керә.
Ә хәзер башлангыч рус мәктәбе укучыларының татарча авыр сөйләшү сәбәпләрен ачыкларга тырышып карыйк.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Аралашу мөмкинлеген киңәйтүдә диалогик сөйләмнең урыны | 18.52 KB |