Норма - 2,5 метр
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтенең дезинфекция фәнни-тикшеренү институты һәм кайбер медицина югары уку йортлары шушы көннәрдә Санитар гигиена таләпләренең яңа проектын тәкъдим итте. Димәк, мәктәпләрне яңа уку елыннан яңа таләпләр көтә. Гадәттәгечә, проект мөгаллимнәр арасында да, түрәләр даирәсендә дә каршылыклы фикерләр тудырырга өлгерде. Күпләрне түбәндәге мәсьәлә борчый: яңа кагыйдәләрне барлык мәктәпләр дә үти алырмы?
Алдагы проекттан аермалы буларак, яңа санитар гигиена таләпләрендә беренче тапкыр төрле норматив документларда урын алган таләпләр бергә тупланды. Сүз балалар өчен чыгарылган басма продукция, компьютер техникасы, физик тәрбия һәм туклануны оештыруга кагылган норма-таләпләр турында бара. Яңа проектта хәтта мөмкинлекләре чикләнгән балаларның белем алу шартларын да тасфирлаганнар. Мәктәп җиһазларына, укыту такталарына, йокы һәм медицина бүлмәләре гарнитурасына карата да таләпләр яңартылган. Спорт заллары һәм тренажерлар саны арттырылган. Сыйныфларда ясалма яктылык нормативы күбәйтелгән.
Аның каравы, моңарчы, урта һәм өлкән сыфныфларны уртак класста укыту тыела иде. Яңа проект буенча әлеге норма көчен югалтты.
Алга таба дәресләр тәртибе дә махсус авырлык шкаласы нигезендә төзеләчәк.
Хәзер мәктәп сыйныфында һәр укучыга 2,5 метрдан да ким булмаган мәйдан туры килергә тиеш.
Проектның тулы варианты белән беркетелгән файлда яисә http://pedsovet.org сылтамасы буенча танышырга мөмкин.