Алда. Артта. Уртада (уртанчылар төркемендә математикадан ачык дәрес конспекты)
“Геометрик лото” уены.
Балаларга геометрик фигуралар таратыла. Алар ике төрле зурлыкта һәм төрле төстә.
- Бабай белән әбинең оныгы елга буена барган һәм анда төрле төстәге, төрле зурлыктагы ташлар тапкан. Алар сезгә ошыйлармы?
- Хәзер миңа зур кызыл квадратны күрсәтегез әле, кечкенә кызыл түгәрәкне, ә хәзер яшел өчпочмакны күрсәтегез. (Балалар табып күрсәтәләр).
- Хәзер саныйбыз. Ничә өчпочмак (1), ничә квадрат (2), ничә түгәрәк (2)?
- Барысы күпме?
- Барлыгы – 5.
- Азамат, 5 ташны нинди цифр белән күрсәтеп була?
- 5 ле белән. (Азамат 5ле цифрын янәшә куя).
- Болар нәрсәләр? (Тәрбияче бер үк зурлыктагы өчпочмак һәм квадрат күрсәтә).
- Балалар, бу фигуралар бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар?
- Формалары, төсләре белән.
- Ә зурлыклары белән ?
- Зурлыклары бер төсле.
- Ә менә бу фигуралар нәрсә белән аерылалар? (Тәрбияче берсе кечкенә, икенчесе зур түгәрәкләр күрсәтә).
- Зурлыклары белән: берсе зур, икенчесе кечкенә.
- Охшаш якларын әйтегез.
- Икесе дә кызыл төстә, икесе дә түгәрәк.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Алда. Артта. Уртада | 9.54 KB |