«SaMoSтоятельные дети» үз хәрәкәтен дәвам итә
15 нче февраль көнне сәгать 15:00дән 17:00гә кадәр Казан шәһәренең Фурманов урамы, 5 нче А йортында урнашкан “Ресурс” исемле психологик-медик-социаль ярдәм мәктәп үзәгендә үзенчәлекле җыен узачак. Биредә “Барс” наркотикларга каршы ирекле отряд волонтерларына танатаналы рәвештә проект катнашучысы карталарын тапшырачаклар. Җыен «SaMoSтоятельные дети» проекты кысаларында үткәрелә.
Семинарны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте, “Барс” исемле наркотикларга каршы ирекле отряды, Казан шәһәре Мәскәү районының “Ресурс” исемле психологик-медик-социаль ярдәм мәктәп үзәге оештыралар.
Укучылар өчен бу көнне “Хәзинәләр картасы” уены узачак. Уенда “Барс” отряды волонтерлары һәм Мәскәү Яңа Савин районы мәктәпләреннән 20дән артык югары сыйныф укучылары катнашырга тиеш, дип хәбәр итә республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгы.