5 елдан нинди белгечләргә ихтыяҗ булачак?
11 Feb, 2010 Сылу 0
Россия Президенты Дмитрий Медведев фикеренчә, 5 елдан бездә компьютер технологияләре, биология, физика һәм химия өлкәсенә караган белгечләргә, инженерларга ихтыяҗ зур булачак. Бу турыда ул бүген Томь университеты студентлары белән очрашуында әйткән.
Юрист һәм икътисадчыларга да эш булмый калмас. Шулай да Президент бу өлкәдәге белгечләрне әзерләүче уку йортлары саны артык зур булуын ассызыклый. “1987 елда университет тәмамлаган вакытта Санкт-Петербургта юристларны әзерләүче ике югары уку йорты бар иде. 1999 елда Санкт-Петербургтан киткәндә бу сан 50гә җитте. Аның каравы шәһәр халкы артмады”, - дип искә төшерә ул.