Россиянең мәктәп укучылары татар теле һәм әдәбиятын белүләрен Казанда күрсәтәчәклар
20 нче марттан 23 нче мартка кадәр “Крутушка” санаториясендә татар мәктәпләрендә укучыларның татар теле һәм әдәбиятыннан регионара олимпиадасы узачак.
Олимпиадада Россия Федерациясенең 20 регионыннан (Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Самара, Чиләбе, Оренбург, Төмән, Ульяновск һ.б. өлкәләрдән) якынча 80 укучы катнашуы көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте. Олимпиадада республика (өлкә) олимпиада турларында I урын яулаган югары сыйныф укучылары катнашачаклар.
Регионара олимпиада 2 турдан торачак. Катнашучыларның телдән бирә торган туры түбәндәге сынаулардан – жюри әгъзалары белән интервью, сәнгатьле итеп яттан танылган язучыларның: Илдар Юзеев, Фәнис Яруллин, Гаяз Исхакый шигырьләрен, монологларын уку тора. Икенче тур – язмача. Укучыларга татар теле һәм әдәбияты биремнәрен эшләргә туры киләчәк.
Олимпиада барышында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатлары, танылган язучылар, журналистлар белән очрашулар оештырылачак. Моннан тыш, олимпиадада катнашучыларны Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына бару да көтелә.
Әлеге чараның максаты – татар теле престижын һәм катнашучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына практик ярдәм күрсәтү.