Татар теленнән төбәкара олимпиада җиңүчеләрне көтә!
Бүген мәктәп укучыларының татар теле буенча төбәкара олимпиадасының беренче көне. Ярышлар тагын ике көн, 6 нчы февральгә кадәр дәвам итәчәк. Олимпиадада Россия Федерациясенең төрле регионнарыннан республика (өлкә) турларында I урын яулаган 9, 10 һәм 11 нче сыйныф укучылары катнаша.
Чараның максаты – туган (татар) телнең дәрәҗәсен һәм укучыларның гыйлемлек сыйфатын арттыру, белем алучыларга һәм татар теле һәм әдәбиятын укытучы мөгаллимнәргә гамәли ярдәм күрсәтү.
Мәктәп укучыларының төбәкара олимпиадасы кысаларында педагоглар өчен “Музей һәм мәктәп: Россия милли мәктәп тарихында Каюм Насыйри мирасы” темасына фәнни-гамәли семинар, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Муса Җәлил музейларына һәм Г.Камал театрына сәяхәт, укытучылар өчен лекцияләр һәм үзешчән сәнгать бәйгесе узачак.
6 нче февральдә исә Петровский бистәсендә урнашкан “Регина” кунакханәсендә тантаналы рәвештә җиңүчеләрне котлау церемониясе үтәчәк.