Укучылар финанс базар нечкәлекләренә төшенә
Татарстан укучылары Финанс базар буенча V Россиякүләм бәйгесенең II турына узды. Бу турыда бүген Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте. Ярышны дәвам итәчәк укучылар исемлегндә 33 татарстанлы бар. Алар белән сез беркетелгән файлда таныша аласыз.
Оештыру комитеты мәгълүматлары буенча, Россиянең 74 регионыннан тагын 865 бала бәйгедә катнашуын дәвам итәчәк. Алар тест сорауларына дөрес җаваплар биреп, тиешле күләмдә баллар җыя ала. II турга юллама алганнар 28 нче февральгә кадәр оештыру комитетына иҗади эссе язып җибәрергә тиеш. Нәтиҗәләр март уртасында ясалачак.
Икенче турны да уңышлы узган катнашучылар Мәскәүгә, Финалга чакырылачак. Олимпиаданы Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Дәүләт клубы”на кадрлар резервы әзерләү фонды, Милли депозит үзәге һәм Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университеты ярдәме белән Фонд базары һәм идарә Институты һәм Финанс базар буенча Федераль хезмәт уздыра.
Татарстанлыларга киләсе турларда да уңышлар теләп калыйк!