“Методист-новатор-2010” Бөтенроссия бәйгесе
Былтыр әлеге ярыш тәүге тапкыр үткәрелгән иде. Күрәсең, катнашучылар, оештыручылар да канәгать калганнар. Чөнки “Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының өлкән тәрбиячесе белешмәлеге” журналы тарафыннан оештырылган проект быел икенче тапкыр старт ала.
“Методист-новатор-2010” Россиякүләм бәйгесе 2010 елның 1 нче гыйнварыннан 10 нчы августына кадәр дәвам итәчәк. Чара Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм аларны һөнәри яңадан уктыту Академиясе ярдәмендә оештырыла.
Конкурска мәктәпкәчә белем бирү мәгариф оешмаларының өлкән тәрбиячеләре чакырыла. Бәйгенең төп максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны үстерүдә, тәрбияләүдә һәм укытуда уңайлы шартлар тудыру буенча яңа педагогик идеяләрне ачыклау.
Мәгълүмат өчен, төп приз – 20 мең сум. Нигезләмәне киләсе сылтама буенча www.menobr.ru яисә беркетелгән файлда табарга мөмкин.