“Мәктәп директоры урынбасары-2010” Бөтенроссия бәйгесе
Россия Федерациясе мәгариф оешмалары директор урынбасарлары өчен шушы исем астында яңа конкурс игълан ителде. Темасы: “Мәгариф процессы белән идарә итүдә заман технологияләре”.
Номинацияләр:
• мәгариф оешмасы усешен идарә итү технологияләре;
• мәктәп белән идарә итүдә һәм укыту-тәрбия процессында инновацияләр;
• алдынгы идарә итү һәм педагогик тәҗрибә эчтәлеге;
• укыту-тәрбия процессын оештыруда булдырылган модельләр;
• балаларның өстәмә белем алуын гомуми белән интеграцияләү тәҗрибәсе;
• педагогик коллективның уңышлы эшләү критерияләре һәм мониторингы.
Бәйгедә балаларның өстәмә белем алуы өчен җаваплы укыту-методик, фәнни-методик, эксперементаль эш буенча директор урынбасарлары катнаша ала.
Тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча табарга мөмкин. http://menobr.ru/material/default.aspx?control=15&id=6808&catalogid=988.