“Гаиләм тарихы – Ватанның күпгасырлы тарих бите”
2010 елның 25-26 нчы мартында “Гаиләм тарихы – Ватанның күпгасырлы тарих бите” исемле V Бөтенроссия гуманитар-агарту конференциясе узачак. Бу турыда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2010 ел, 29 нчы гыйнвар, 744/10 номерлы хаты "сөйли" (http://belem.ru/node/2361).
Конференция эшендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатлары; Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгарифне үстерү Федераль Институты фәнни хезмәткәрләре; Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика Милли музее, Казан дәүләт университеты, “Ватан” тарих-агарту фонды вәкилләре; Россия Федерациясе субъектлары гомуми белем бирү оешмалары мөгаллимнәре һәм укучылары катнашачак.
Тулырак мәгълүмат Норматив документлар бүлегендә.