Геологиядән Республикакүләм ачык олимпиада
В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә мәктәп укучылары өчен геологиядән республикакүләм ачык олимпиада (2010 ел) уздыра.
Ярыш ике этапта узачак. Беренчесе, читтән торып уза торганы, гыйнвар аенда старт алды. Катнашырга теләк белдерүчеләр беркетелгән файлда олимпиаданың беренче тур биремнәрен карый ала. Җавапларны 2010 елның 22 нче февраленнән дә соңа калмыйча оештыру комитетына юлларга кирәк. Икенче турны уздыру вакыты беренче тур нәтиҗәләрен игълан ителгән көнне билгеле булачак.
Иң күп балл җыйган 30 укучы икенче турга юллама алачак. Олимпиада турында тулырак беркетелгән файлда.
Оештыру комитеты адресы: 420111, Казан, Кремль урамы, 4/5, КДУның геология факультеты, төбәк геологиясе һәм файдалы казылмалар кафедрсы, Балабанов Юрий Павлович. Телефон: (843) 292-52-60. E-mail: geo.class@ksu.ru.