Бүген 6 меңгә якын укучы милиция күзәтүендә
Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстанда балалар һәм яшүсмерләрнең мәктәптән тыш эшен оештыру мәсьәләләре буенча матбугат конференциясендә өстәмә белем бирү, спорт учреждениеләренең эшчәнлеге, балаларның ялын файдалы итү хакында сүз булды.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров биргән мәгълүматлар буенча, Татарстанда 24,7 меңнән күбрәк сыйныф җитәкчесе, педагог-тәрбияче балаларның мәктәптән тыш ялын кайгырта. Алар арасында ел да грантларга конкурслар уздырыла, быелгысына мартта нәтиҗә ясалачак һәм приз фонды 300 мең сум тәшкил итә.
2009 ел мәгарифтә Балалар хәрәкәте елы дип аталган иде, шуңа 332,8 меңнән артык бала җәлеп ителде, аның кысаларында төрле чаралар үткәрелде, дип, А.Зиннуров ел дәвамында оештырылган чараларга тукталды. Республикада 543 волонтерлык һәм 4700ләп тимурчылар отрядлары исәпләнә, алар карамагына ярдәмгә мохтаҗ 10,5 мең чамасы өлкән кеше бирелгән. Мәктәпләрдә 853 музей эшли һәм аларның барысы да сертификацияләнгән, кайберләре үзәк мүзейның филиалы буларак теркәлгән, балалар исә аларның эшенә теләп катнаша.
Укучыларга өстәмә белем бирү буенча Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыклары карамагында 448 учреждение эшли һәм аларга 350 мең чамасы бала йөри, ә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагында 221 учреждение, аларга исә 243 мең тирәсе бала үзенә охшаган шөгыль таба, тагын 4102 түгәрәккә 11 меңнән күбрәк бала йөри, диде министр урынбасары. Россиякүләм уздырылган төрле конкурсларда катнашып, былтыр 435 укучы призер булып, республика данын арттырып кайткан. Республикада балалар һәм яшүсмерләрнең 155 спорт мәктәбе, 60 картинг клубы бар, былтыр балаларның 1868 җәйге сәламәтләндерү лагеренда 59 меңнән артык бала ял иткән. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының өстәмә белем бирү һәм социаль программалар бүлеге башлыгы Миләүшә Галиева, быел 1 гыйнвар мәгълүматлары буенча, республиканың шәһәр һәм районнарында 212 клуб исәпләнә, шуларның 115е – күп профильле, дип белдерде.
А.Зиннуров сүзләренчә, балаларның мәктәптән тыш эшләргә җәлеп итү планында узган елны 164 мең укучы булса, чынлыкта, 183 меңнән күбрәк бала җәлеп ителгән, быелга исә 195 мең дип күзаллана.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы җитү уңаеннан, һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау, карап тоту өчен, мәктәпләрдә махсус отрядлар оештырыла. Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Илнур Шакиров сүзләренчә, шәһәрдә патриотик тәрбиягә аеруча игътибар бирелә башлады, әйтик, Казанда булган 67 яшүсмерләр клубларыннан декабрь аеннан һәр районда 1әр патриотик юнәлешлесе ачылган.
Республикада үсеп килүче буын өчен 102 иҗтимагый берләшмә һәм оешма бар, хәзерге вакытта волонтерлык хәрәкәте буенча ресурс үзәге булдыру турында сүз бара, күренә ки, балаларга һәм үсмерләргә мәктәптән тыш та үзенә кызыклы шөгыль табуы проблема түгел, диде М.Галиева.
Министр урынбасары А.Зиннуров сүзләренчә, милициядә исәпкә куелган балигъ булмаганнар саны былтыр, 2008 ел белән чагыштырганда, 12 процентка кимегән булса да, бүген 6 меңгә якын укучы милиция күзәтүендә. Димәк, проблемалар хәл ителеп бетмәгән әле.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru