Казанда татар теленнән I студентлар олимпиадасы узачак
19 Mar, 2008 Кунак
3-4 нче апрель көннәрендә Казан дәүләт университеты базасында вузлар арасында татар теленнән I республика олимпиадасы узачак.
Татарстанның һәр югары уку йорты олимпиаданың команда зачетында бер команда буларак тәкъдим ителә ала. Команда составында III-IV курстан 3-6 студент һәм бер укытучы була ала.
Олимпиада әзерләү һәм үткәрү Татарстан Республикасының Министрлык Кабинеты хисабыннан финанслана. Ә инде яшәү, ашау һәм олимпиада үткәргән җиргә бару хакын вузлар үз хисабыннан тотачак, дип хәбәр итә КДУ матбугат хезмәте.
Олимпиадада катнашу өчен оештыру комитетына 2008 нче елның 28 нче мартына кадәр гариза җибәрү сорала.