Мәктәпкәчә тәрбия бирү мәгариф оешмалары игътибарына
22 Jan, 2010 Сылу 0
Агымдагы елның 17 нче февралендә Казанның 371 нче балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен семинар узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты. Биредә уенчыклар күргәзмәсе, “Бегемот” сәүдә челтәренең федераль вәкаләтлеге тәкъдим иткән уенчыклар презентациясе, “ВИТС” методик-белем бирү үзәге уен материалларын тәкъдир итү, сату һ.б. оештырылачак. Тулырак мәгълүмат 8(843) 236 68 11 телефоны буенча.