2010 ел ДИРЕКТОРЫ
22 Jan, 2010 Сылу 0
2010 Укытучы Елы итеп игълан ителде. Россиядә педагогик хезмәткәрләр һәм мәгариф оешмалары өчен уздырыла торган бәйгеләр бихисап. Ләкин гомуми белем бирү оешмалары директорлары үз ихтиярлары белән катнаша алырдайлары юк иде.
Мәгариф оешмалары директорлары өчен яңа бәйге игълан ителә. Үз һөнәри осталыгыңны күрсәтү, Мәскәүгә барып коллегалар белән аралашу һәм төп бүләкне яулау – бар да сезнең кулда.
Бәйгедә катнашу өчен игътибар белән ярыш нигезләмәсен укып чыгарга һәм оештыру комитетына 2010 елның 30 нчы апреленә кадәр шәхси материалларны юлларга кирәк. Тулырак түбәндәге сылтама буенча: http://konkurs.direktor.ru. Беркетелгән файлда бәйгенең нигезләмәсе һәм нигезләмә кушымталары тәкъдим ителә.