Ирекле имтиханнар кертелүе ихтимал
4 нче һәм 9 нчы сыйныф укучыларына ирекле имтиханнар тапшыру тәкъдим ителәчәк. Бу турыда Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко журналистларга пәнҗешәмбе көнне хәбәр итте.
"Без портфолио системасын кертү эшен башлап җибәрдек. Әлеге система (портфолио) буенча укучыларга күп тапкыр сынау узу мөмкинлеге тудырыла”, диде министр.
Мәктәп укучылары алга таба мәктәпне тәмамлаганда гына түгел, 4 тән 5 нче сыйныфка һәм 9 дан 10 нчы сыйныфка күчкәндә дә имтиханнар бирә алачак, дип саный Фурсенко. Ләкин имтиханнар ирекле, укытучылар теләге буенча булырга тиеш дип ассызыклый ул. Сынауны исә педагогик ассоциация вәкилләре кабул итәчәк.
4 нче һәм 9 нчы сыйныфлар тапшырачак имтиханнар мәктәп укучылары аттестациясенең дәүләт дәрәҗәсеннән иҗтимагый баскына күчерелергә тиеш. Портфолиода укучының укуда, укудан тыш һәм спорттага казанышлары тупланачак. БДИ белән бертигез ул да абитуриентның белемен тулырак күзалларга, бәяләргә ярдәм итәргә тиеш. Портфолио югары уку йортларына укырга алынганда да исәпкә алыначак.