Температура төшү шартларында укыту-тәрбия процессын оештыру
16 Dec, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, һава торышы кискен үзгәрү, температура төшү сәбәпле, урта гомуми белем бирү оешмаларында дәресләрне туктату сорала. Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасы мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләренә тиешле эчтәлектә хатлар юлланган инде.
Укырга килгән укучыларга исә кайнар ризык бирүне, консультация, индивидуаль дәресләр уздыруны оештырырга кирәк. Кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен дежур төркемнәр булдыру сорала.
Россиякүләм олимпиадаларның региональ этапларында катнашучы укучыларны ярыш узу пунктына китерү мәсьәләсенә килгәндә, автобусларда тиешле температура урнаштырылырга, транспортның техник хәләтенә зур игътибар бирелергә тиеш.